Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

Яңалык

"Галиҗәнәп Ана!"

Әниләр көне уңаеннан Кушлавыч авыл клубында укытучылар, китапханәче һәм клуб мөдире тарафыннан "Галиҗәнәп Ана!" дигән "телевизион тапшыру" үтте

"Уттан сак бул!"

Янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Кушлавыч авылы китапханәсендә "Уттан сак бул!" дигән мәгълүмат стенды тәкъдим ителде.

Референдум.

18нче ноябрьдә районның һәрбер авылында, шул исәптән безнең җирлектә дә үзара салым җыю буенча референдум үтте.

"Шәвәлигә ничә яшь?"

Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай, А. Алиш, исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Г. Х. Андерсен исемендәге шәрәфле диплом иясе, Шәүкәт Галиевка тууына 90 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

"Илебезнең төп законы"

Татарстан Конституциясе көне уңаеннан "Илебезнең төп законы" дип аталган белешмә-мәгълүмат сәгате үтте.

"Данлыклы якташыбыз"

РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисткасы Нәгыймә Таҗдарованың тууына 130 ел тулу уңаеннан Арча районы мәдәният учреждениеләре арасында бәйгегә хәзерлек.

"Бер, ике, өч- яңа уенга күч!

18 нче октябрь китапханәгә кайткан "Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кагыйдәле уеннар" китабыннан балалар бакчасында төрле уеннар өйрәнеп уйнадык.

"Тукай эзләре буйлап"

13 октябрь көнне Бөтендөнья татар хатын -кызлары "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Казан бүлегеннән бер төркем ханымнар Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта булып киттеләр.

«Мин тормышка гашыйк!»

Кушлавыч авыл авыл китапханәсе Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан оештырылган “Мин тормышка гашыйк!” дип исемләнгән республика күләмендә оештырылган конкурста катнашты.

Бөтенроссия акциясе "Яшә урман!"

6 нчы октябрь көнне китапханә һәм клуб мөдире Бөтенроссия акциясендә катнашып, тирә - юнебезне яшелләндерүгә үзләренең өлешләрен керттеләр.

"Сөмбеләдә кунакта"

25 сентябрь көнне Кушлавыч авыл клубында "Сөмбеләдә кунакта" исеме астында уңыш бәйрәме үткәрдек.

" Бердәм мәдәният дәресе"

14 сентябрь көнне “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында китапханәләрдә Бердәм мәдәният дәресе узды.

"Белеме булган-меңне егар"

1 сентябрь көнне "Белеме булган-меңне егар" конкурсына йомгак ясалды. "Иң күп китап укучы бала", "Иң күп китап укучы класс" ка бүләкләр тапшырылды һәм яңа уку елында яңа конкурска старт бирелде.

"Татарстан-минем Ватаным!"

30 август көнне республика көне уңаеннан "Татарстан-минем Ватаным!" исеме астында тематик кичә үтте..

"Данга күмелгән флагыбыз"

Россиядә 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында" Указы нигезендә гамәлгә куелган. Шул уңайдан Кушлавыч авыл китапханәсендә клуб мөдире, мәктәп коллективы катнашында "Данга күмелгән флагыбыз" дип аталган әңгәмә үткәрелде.

"Ак калфаклар бездә кунакта"

26 июль көнне "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы Габдулла Тукай туган авылга Кушлавычка килделәр. Алар “Мулла чишмәсе”н ачу тантанасында катнашты .