Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Җиңү көне-олы бәйрәм"

8 май көнне һәйкәл янында митинг үткәрдек.  Чара бәйрәмгә килгән авылдашларны бәйрәм белән котлап ачылып китте.  Мәктәп укучылары чыгышынннан соң һәйкәлгә чәчәкләр салынды, бер минут тынлык белән сугыш кырында ятып калган авылдашларны искә алдык. Сугыш турында шигырьләр яңгырады.  Килгән ветераннарның чыгышларын тыңладык. Яшьләр өчен сугыш тарихына багышланган тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Бу яшь буынга ул еллардагы вакыйгаларны яхшырак аңларга, вакыт рухын тоярга һәм дөньяның кыйммәтен аңларга мөмкинлек бирде.