"Йолдызлы юл"
Китапханәдә "Кеше. Җир. Галәм" дип аталган китап күргәзмәсе һәм викторина үтте. Викторина үз эченә космонавтика тарихы, Кояш системасы төзелеше, галәмгә багышланган ребуслар һәм табышмакларны алган иде. Күргәзмәдә космос һәм космонавтлар турындагы китаплар, космонавтларның һәм туганнарының истәлекләре тәкъдим ителде.