«Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе»

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 8 гыйнвардан башлап «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» исемле масштаблы республика проектына старт бирә. Проект кысаларында бөтен республика буенча китапханәләр базасында махсус әдәби клублар эшли башлаячак. Атналык очрашулар пәнҗешәмбе көннәрендә Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланачак. Катнашучылар аның татар һәм рус телләрендәге әсәрләре дөньясына чума алачак.

Һәркем катнаша ала!

Офлайн: пәнҗешәмбе көнне сезнең торак пунктның теләсә кайсы китапханәсенә килергә.

Онлайн: Тукай шигырьләрен укып яки аның иҗаты турында үз уйлануларың белән мәкалә урнаштырып, социаль челтәрләрдә акциягә ярдәм итәргә: #ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе хештегларын куярга ынытма.

Безнең китапханәбез дә бу проектка кушылып китте һәм һәр пәнҗешәмбедә «Тукай кояшы» клубы очрашуы булачак, анда без бергәләп Г.Тукай шигърияте атмосферасына чумачакбыз.

Кушылыгыз! Үзегез өчен зирәклек, матурлык һәм туган якны ярату белән тулы Тукай дөньясын ачыгыз. Әйдәгез бергә укыйк! Безнең китапханәгә килегез!