Сорау бирү
Мәгълүмат эзлисез? Әдәбият сайлыйсыз? Китапханәнең эше турында сорауларыгыз бар? Сезгә виртуаль белешмә хезмәте ярдәм итәчәк! Җентекле.
Сораулар категорияләре
- Архитектура
- Китапханә эше
- Биология
- Хәрби фәннәр
- Табигать белеме
- Сәламәтлек саклау
- Информатика
- Сәнгать. Сәнгать белеме
- Тарих
- Китап эше
- Мәдәният
- Әдәбият белеме
- Медицина фәннәре
- Фән. Фән белеме
- Җир турындагы фәннәр
- Җәмгыять белеме
- Педагогика
- Азык производстволары
- Сәясәт
- Хокук
- Психология
- Радиоэлектроника
- Дин. Атеизм
- Авыл һәм урман хуҗалыгы
- Иҗтимагый фәннәр
- Илне өйрәнү
- Төзелеш
- Техника
- Техник фәннәр
- Транспорт
- Филология фәннәре
- Фәлсәфә фәннәре
- Химия технологиясе
- Матур әдәбият
- Икътисад
- Энергетика
- Хокук фәннәре
- Тел белеме
Хәерле көн! Мин бер китап эзли идем, әлегә берничек тә таба алмыйм. Ул Татарстан тарихыннан дәреслеге. Төп автор - Солтанбәков. Тышлыгында Татарстан байрагы булганын хәтерлим. Дәреслек татар телендә, бөтен татар тарихын колачлый (XX гасырга гына багышланган дәреслек бар дип беләм, ул кызыксындырмый). Бу китапны табарга ярдәм итегезче. Ул Милли китапханәдә бармы? Зур рәхмәт!
Ответ
Хәерле көн!
Татарстан Республикасы Милли китапханәдә татар телендә дәреслекләр (автор Б.Ф. Солтанбәков):
1. Солтанбәков Б.Ф. Татарстан тарихы ХХ гасыр. 1917-1995 еллар: Гомуми белем йортлары өчен уку әсбабы. Кис.4.— Казан: Хәтер, 1998.— 448б.
2. Татарстан тарихы: Төп мәкт. өчен уку әсбабы / ред.Б.Ф; Солтанбәков; Авт.-төз.: Ф.Ш.Хуҗин, И.А.Гыйлаҗев, В.И.Пискарев һ.б. — Казан: ТаРИХ, 2001. – 544б.
3. Солтанбәков Б.Ф. Татарстан тарихы. ХХ гасыр-ХХI гасыр башы: татар урта гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы с-фы өчен уку ярдәмлеге.— Казан: Хәтер, 2006.— 319б.
Милли китапханә фондларының бер өлешен Казанның Пушкин урамындагы 86 йортка күчерү эшләре тәмамланганчы китапханә биналарында файдаланучыларга хезмәт күрсәтү туктатылып тора.
Китапларны Сез Казан шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләрендә ала аласыз: https://kitap.tatar.ru/ru/participants/.
Матбугат өчен Версия