“Мин дәүләтемнең флагын күтәрәм”
22 август илебездә Россия флагы көне буларак билгеләп үтелә.Россия флагы көне ул –Россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме,бөек ил тарихын хөрмәт итү.Россия флагы Россия Федерациясенең,герб ,гимн белән беррәттән рәсми дәүләт символларының берсе.Рәсәй флагы төсе аерым мәгънәләргә ия : ак төс-ирек , бәйсезлек, мәрхәмәт; зәңгәр төс –тугърылык, намус ;кызыл төс- кыюлык, бөеклек, көч-куәт, дәүләт мәгънәләренә ия.
Россия флагы көне уңеннан Иске Әнҗерә мәдәният йорты,китапханә белән берлектә “Мин дәүләтемнең флагын күтәрәм” дип исемләнгән символик сәгать үтте. Катнашучылар бәйрәмнең тарихы, Рәсәй флагы төсләренең әһәмиятләре турында мәгълүмат алдылар, кече яшьтәге балалар исә Россия флагын ничек күзаллауларын сүрәтләп рәсемнәр ясады.