Центральная детская библиотека

"Йөрәгемә кадерле китап» («Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XVI халыкара патриотик акциясе)

 6 май – «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XVI халыкара патриотик акциясе кысаларында Арчаның 1нче мәктәбенең 7 «А» сыйныфы укучылары өчен Борис Васильевның «А зори здесь тихие…»повесте белән танышу сәгате үтте.

 80 ел элек безнең халык Бөек Ватан сугышында җиңү яулады. Без Ватанын саклаган геройлар белән горурланабыз!

 Чара барышында балалар рус язучысы Б.Васильевның тормыш юлы һәм старшина Васков җитәкчелегендәге немец диверсантлары отряды белән тигезсез сугышка кергән яшь зенитчы кызларның бөек батырлыгына багышланган «А зори здесь тихие…» исемле повестен язу тарихы турында белделәр.

 Укучылар повесть мотивлары буенча куелган клипны карадылар, аннары әсәрнең өзеген игътибар белән тыңладылар, укыганнары турында фикер алыштылар һәм үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Аеруча игътибарны театральләштерелгән куелыш җәлеп итте, ул яшь тамашачыларга Ватанны үз гомерләре бәрабәренә саклаган кызларның фаҗигале тарихының тирәнлеген тоярга мөмкинлек бирде.

 Без балаларны бу күңелгә үтеп керә торган китапны укырга кызыксындыра алдык дип өметләнәбез.