Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

" Көзләр ямьле, Сезнең белән ! "

Һәр ел фасылының үз шатлыгы, матурлыклары. Кыш безне ак мамыктай кары һәм суыгы белән сөендерә. Яз – беренче яшеллек, сафлык белән. Җәй ачык төсләр, мул чәчәкләре белән. Көз – юмартлыгы, мул уңышы белән. Кеше тормышында да менә шулайдыр. Яшьлек һәрвакыт өмет һәм мәхәббәт белән тулы. Өлкән еллар – иҗади көчләрнең чәчәк атуы, балалар һәм оныклар турында кайгытулар чоры. Бәйрәм сый-хөрмәткә бай чәй өстәле артында дәвам итеп, аның барышында олыларыбыз рәхәтләнеп аралашып, жырлашып утырдылар. Апаларның өйдә пешереп алып килгән күтәнәчләре, спонсорларыбыз ярдәме белән әзерләнгән нигъмәтләр белән сыйландылар. Барысы да күңелле ял итеп, бик күп уңай эмоцияләр белән таралыштылар.