Балалар иртәсе " Китапханә өенә кунакка"
Кармыш авыл китапханәсендә " Миләшкәй" балалар бакчасында йөрүче нәни дусларыбызга " Китапханә өенә кунакка " дип исем астында экскурсия оештырдык . Балаларны китапханәдә күпме китап саклана, шуларның купмесе балаларныкы, фонд белән таныштырып уздым. Алар кызыксынган сорауларга җавап бирдем. Әкиятләрдән өзекләр укыдым, кичә ахырында "Мин һәм китапханә"дип исемләнгән мини -викторинада катнаштылар. Укыган әкият геройларынын рәсемнәрен буядылар.