Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

Әдәби кичә, уен- викторина " Балаларга сугыш турында укыйбыз-2019"

   6 май көнне Кармыш авыл китапханәсе " Балаларга сугыш турында укыйбыз"дип исемләнгән 1-4 сыйныф укучылыры һәм укытучылары белән берлектә акциядә катнаштык. Китапханәдә иң беренче эш итеп китап күргәзмәсе ясадым .Кичә башланганчы балаларны китап күргәзмзсенә күзәтү ясадым. бабаларны сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыклары турында сөйләп уздым. Балалар И.Гази , М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим әсәрләрен  укыды . Кичә ахырында балалар үзләренең өйрәнеп килгән шигырьләрен яттан сөйләделәр.