Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

Тарихи кичә" Үткәнен белмәгәннең- киләчәге юк"

  

Китапханәдә “ Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк” дип исемләнгән мини- музей эшләп килә, шул уңайдан китап укучылар белән тарихны өйрәнү сәгате уздырдым. Аларны күргәзмәдә булган барлык экспонатлар белән аерым- аерым таныштырып уздым. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар , узләренең белгәннәре белән уртаклаштылар. Аларның сөйләгәннәрен аерым язып барып, альбомга язып куйдым. Кичә ахырында альбомнарга күзәтү ясадым.