Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

Әдәби кичә " Яңа китапалар сезне көтә"

   19 -нчы октябрь көнне Кармыш авыл китапханәсендә  " Яңа китаплар сезне көтә"  дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.  Балаларны кызыксындыру йөзеннән  яңа китаплардан кыскача гына өзекләр укып уздым, кайсы китапта нинди әсәр, әкият, балалар эчен кызыклы шигырьләр урнаштырылган барысы белән дә аларны таныштырып уздым. Кичә ахырында китап укучылар белән " Иң игътибарлы, иң зирәк " дип исемләнгән мини- викторина уздырдым, балалар сорауларга бик теләп җавап бирделәр.