Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

Мини - музейга экскурсия " Тарих дәвам итә"

Китапханәдә " Тарих дәвам итә " дип исемләнгән мини - музей эшләп килә.Шул уңайдан 2-4 класслар,  мини- музейда экскурсиядә бик теләп катнаштылар. Балалар музейда булган үтүк, пычак, шөшле, чабата, шүре, йозак һәм башка экспонатлар белән танышып уздылар. Һәрбер экспонат кем тарафыннан бирелгән шуларга визит карточкалары ясалган иде, шуны бик кызыксынып танышып чыктылар.. Кичә азагында балалар белән шушы экспонатлар хакында табышмаклар конкурсы уздырылды.