Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

Час памяти "Чернобыль кайтавазы"

  

Дөньяның иң дәһшәтле атом һәлакәте - Чернобыль фаҗигасенә быел 37ел тула. Шул уңайдан Кармыш  китапханәсендә "Чернобыль кайтавазы" дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде.  Китап укучыларны аңлаешлы итеп Чернобыль фаҗигасе, аның нәтиҗәләре турында сөйләдем.   Китап укучыларга Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан якташыбыз хакында китапта басылып чыккан мәгьлүмәт белән таныштык  Бу фаҗигаләрне бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте – чыннан да зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсеннәр иде. Кеше язмышларын җимерүче андый һәлакәтләр бүтән беркайчан да кабатланмасын иде.