Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

Путешествие мир родного языка." Моңлы телем- нурлы телем"

   21 февраль көнне Кармыш авыл китапханәсендә туган телгә багышланган туган көн кичәсе уздырылды.  Безнең кичә туган тел уңаеннан уздырылды. Китапханәгә кунакка "Миләшкәй" балалар бакчасыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар килде, балаларга туган тел турында шигырьләр укыдым, табышмакларга җаваплар таптылар, балалар яратып уйный торган уеннар уйнадык, кичә ахырында китапханәдә оештырылган  китап күргәзмәсе белән таныштырдым, кичәне "Туган тел" җыры белән тәмамладык. кичәдә катнашучыларга кечкенә генә буләк тапшырдым, балалар бик канәгать булдылар.