Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

Әдәби - музыкаль кичә , мастер -класс"Балачак әни елмаюыннан башлана"

  24 нче ноябрь көнне Кармыш авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән берлектә " Балачак әни елмаюыннан башлана" дип исемләнгән  әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә балалар узләренең әниләренә багышлап өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр. әниләр турында мәкальләрне дәвам иттеләр. "Әниемә бүләгем " дип исемләнгән  мастер -  класс уздырдык, кичә ахырында китап күргәзмәсе белән таныштырдым, үзләренең ясаган чәчәкләрен әниләренә бүләк итәргә алып киттеләр, кичә бик күңелле узды.