Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

Китап күргәзмәсе" Герой исеме кайтты авылга", әдәби музыкаль кичә "Батырларның даны мәңгелек"

  14 декабрь көнне мәдәният йорты белән берлектә " Батырларның даны мәңгелек" дип исемләнгән Советлар Союзы Герое Барый Габдрахмановка багышланган әдәби - музыкаль кичә уздырдык.  Фойэга " Герой исеме кайтты авылга" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, килгән кунакларны китап күргәзмәсе альбомнар белән таныштырдым. Кичәгә геройның малае Габдрәшит Габдрахманов та чакырулы ул килә алмагач икенче көнне спонсор белән берлектә аңа исәнлек- саулык теләп бүләгебезне тапшырдык рәхмәтебезне җиткердек.