Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

Экскурсия "Алтын бөртекләре аяк астында"

  26 июнь көнне мәктәп каршында оештырылган лагерь балалары белән берлектә " Алтын бөртекләре аяк астында" дип исемләнгән экскурсия оештырдык. Балаларга дару үсемлекләренең химик соствы, аларны ничек хәзерләү ысуллары һәм сроклары, чималны эшкәртү. саклау һәм дәвалау максатларында куллану турында мәглүмәт бирдек. Дару үсемлекләре җыю белән кызыксынучыларга китапханәдәге китаплар белән таныштырдым. Балалар күп кенә дару үләннәрен җыйдылар һәм киптерергә куячаклар.