Черно-Ключевская сельская библиотека - филиал № 25

Китапханә турында

 

Адрес:  423108    ТР,   Чирмешән районы , Кара Чишмә авылы,Совет урамы ,  60 йорт

                                  Эш вакыты :11:00-14:00

                                                       18:00-21:00          Ял көне –дүшәмбе                                                                                      

Кайсы гына китапханәнең тарихына күз салсаң да, анда хезмәт куйган кешеләрнең язмышы белән ил язмышы бергә үрелеп бара, Кара Чишмә авылы китапханәсе дә моннан читтә калмаган.Үзенең укучылары белән һәрвакыт үсештә булып, ул бик озын юллар үткән. Менә инде 70 ел буе ул үзенең тугры дусларына ишекләрен ача. Буыннан буынга күчеп, алар бирегә  гаҗәеп тылсымлы китап дөньясына чумар һәм күңелгә ятышлы, кызыклы китап сайлар өчен киләләр.

Матур табигатьле Кара Чишмә авылында китапханә үзенең ишекләрен Бөек Ватан сугышыннан сон, 1945 елда ача. Китапханә диюгә күз алдына зур иркен бина килсә дә, ул вакытта ул колхоз йортының бер кечкенә генә булмәсендә урнашкан була, һәм бәлки китапханә дип тә түгел, ә уку өе дип аталган. Шул вакытларда ук инде анда 200 данә китап исәпләнгән.

1956 елда авыл мәдәният йортын китапханә белән бергә җирле үзидарә бинасына күчерәләр.  Бары тик 1991 елда гына авылда кирпечтән ике катлы яңа бина җиткерәләр, китапханә өчен анда иң зур, иркен бүлмә бирелә. Һәм шушы урында китапханәбез бүген дә укучыларга бик теләп хезмәт күрсәтә.

Ачылган көненнән алып бүгенге көнгәчә Кара Чишмә авылы китапханәсендә бары тик тырыш, хезмәт сөючән, аң белемле, үз эшенең осталары гына эшләгән.

Иң беренчеләрдән булып уку өенең һәм шул ук вакытта авыл клубының җитәкчесе булып Салахов Талип абый эшләгән. Нәкъ менә ул хәзерге көнгә кадәр эшләп килгән театр түгәрәген ачып җибәргән дә инде. 1950 елда аны Фидания апа Борһанова алыштыра. Ул вакытта китапларны авыл җирле үзидарәсе кайгырта торган булган.

1954 елда китапханәче хезмәтенә Газизова Мөслимә апа керешә. Ул анда 26 ел тырышып, чын күңеленнән яратып эшли. Шушы тырышлыклары өчен аны Почет грамотасы белән дә бүләклиләр. Нәкъ ул эшләгән дәвердә китапханәдә булган китаплар саны 410 данәдән 7000 данәгә җитә. 1980 елда Мөслимә ападан соң китапханә үзенә эшкә яшь белгеч Яруллина Мәдинә апаны кабул итә. Мәдинә апа да 34 ел бар көчен куеп, яратып башкара бу эшне. Театр түгәрәген дә ташламый, һәрдаим, берсеннән берсе кызыклы спектакльләр куеп тора.

Бүгенге көндә Кара Чишмә авылы китапханәсе заман тәлапләренә туры килерлек, чын мәгънәсендә мәдәни-белешмә үзәге. Укучылар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, китап фонды елдан ел яңара, киңәя бара, шулай ук компьютерда эшләү мөмкинлеге дә бар. Ләкин нинди генә заманча технологияләр кулланылмасын, китапханәдә генә була торган табигый, нурлы атмосфера, китапларга булган мәхәббәт шул килеш калачак.

бүгенгесе көндә китапханәдә 8 меңгә якын китап исәпләнә.

Һәр китапханәченең төп максаты - укучыларда туган ягына мәхәббәт, ата-бабаларыбызның үткәненә карата хөрмәт һәм Ватаныбыз өчен горурлану хисе тәрбияләү.

Туган як тарихын өйрәнү буенча һр китапханә үз эшен алып бара торгандыр. Чөнки нәкъ менә китапханә авылда булган, элек электән килгән гореф-гадәтләребезне, тарихи истәлекләрне җыючы, саклаучы, һәм шуны хәзерге буын халкына җиткерүче ролен үти. Бу нисбәттән безнең китапханәбездә “Татарстан-туган җирем”, “Чишмәләрдә авылым тарихы” дигән альбом –тупланмалар эшләнде. Шулай ук китапханә эчендә кечкенә генә музей да эшлэп килә, анда авыл халкының электән килгән көнкүреш әсбаплары, милли киемнәре, чигү-тегү эшләнмәләре урын алган.

Шулай ук китапханәбездә ватанпәрварлек тәрбиясе буенча да күп эшләр алып барыла, тәрбия, хәтер сәгатьләре, төрле күргәзмәлә, әңгәмә оештырыла. “Мәңге исәннәр”, “Картаймагыз әле ветераннар” “Бөек җиңү көне белән” дип исемләнгән альбомнар тупланды.

Олы игътибар  гарипләргә һәм пенсионерларга  юнәлдерелгән, алар өчен махсус “Китап өләшү” акциясе эшли.

Китапханә кысаларында эшләп килүче “Тургай” театр сөючеләр  түгәрәген дә телгә алып китмичә булмый. Иң беренче көннәреннән  алып бүгенгәчә эшләп килүче түгәрәккә халык яратып йөри, ул һәрдаим тамашачыларны үзенә җыеп ял иттерә.

 Бүген сезне китапханәдә олы ихтирам белән китапханәче Әнисә Баһманова каршы ала.

Быел Бөек Җиңүнең 71  еллыгы уңаеннан китапханәдә бик күп эшләр башкарылды.  Шул уңайдан төрле китап күргәзмәләре, җыелышлар үткәрелде. Тыл ветераннарына багышланган “Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый” дип исемләнгән презентация әзерләнде һәм халыкка тәкъдим ителде.

Шулай ук парклар һәм скверлар елы уңаеннан китапханә кысаларында әйләнә-тирә мохитне саклау буенча төрле тәрбия сәгатьләре  үткәрелде, күргәзмәләр эшләнде. Китапханәбез республика буенча үткәрелгән “Көзге мүрхәмәт атнасы” акциясендә дә актив катнашты, чишмә тирәләрен чистартып, анда агач-куаклар утыртты, шуның белән туган авылын яшелләндерү масатыннан һәркем үзеннән кечкенә генә булса да өлеш кертте.