Черно-Ключевская сельская библиотека - филиал № 25

"Салават күпере" күңел ачу программасы

Кара Чишмә авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен чын бәйрәм оештырдылар. Барча кунакларны Лелик һәм Ириска исемле клоуннар каршы алды, күңелләрен күтәрде. Чарада төрле уеннар, конкурслар үткәрелде, китапханә почмагы да оештаралган иде, анда балалар шахмат, шашка уйнадылар, рәсем ясадылар. Ахырдан барча халык флешмобта катнашты, бәйрәмнән берәү дә бүләксез китмәде.