Черно-Ключевская сельская библиотека - филиал № 25

"Һөнәреңне белеп сайла" мәгълүмати сәгать

Чыгарылыш сыйныф укучыларын Кара Чишмә авылы китапханәсе соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады һәм "Һөнәреңне белеп сайла" дип исемләнгән буклетлар өләште. Бу буклетлар үз эченә бик күп мәгълүмат сыйдырган, биредә 2025 елга кадәр кирәк булган һөнәрләр исемлеге, укучыларның киләчәктә нинди һөнәр иясе булуын һәм аларның хыялларын билгели торган тест урын алган иде.