Черно-Ключевская сельская библиотека - филиал № 25

Бәйге- бәйрәм программасы "Корбан гаете мөбарәк булсын"

Кара Чишмә авылы мәчете мәхәлләсе белән берлектә авыл халкы өчен гает бәйрәме уңаеннан "Корбан гаете мөбарәк булсын" дип исемләнгән бәйге- бәйрәм тамашасы уздырылды. Бәйрәмдә теләгән һәркем катнаша алды. Төрле кызыклы уеннар, ярышлар оештырылды, дин гыйлеме буенча викторина уздырылды. Ахырдан һәркемне учакта пешкән пылау, коймак, бал, чәй белән сыйладылар.