Черно-Ключевская сельская библиотека - филиал № 25

Әдәби сәгать "Кара Чишмәнең "кара" малае"

Өлкән сыйныф укучылары белән , Кара Чишмә авылында туып үскән шагыйрь, авыл хуҗалыгы белгече Мәүлет Борһановка 75 яшь тулу уңаеннан, китапханәдә әдәби сәгать булып үтте. Чараның төп максаты укучыларны, яшь буынны авылыбыздан чыккан талантлы шәхесләребез белән таныштыру, аларның иҗатын өйрәнү. Кичәдә Мәүлет Борһановның биографиясе белән ныклап таныштык, төрле темага кагылышлы шигырьләрен укыдык, фикер алыштык.