Староутямышская сельская библиотека - филиал № 22

“Сәламәтлек –безнең дустыбыз” дип исемләнгән кичә

     Җир йөзендә иң кадерле әйбер нәрсә? Әлбәттә , сәламәтлек. Сәламәтлек- кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк- омтылышларына ирешә, тирә юньне танып белә, җәмәгать тормышында актив катнаша, хезмәттән, физик күнегүләрдән ямь таба. Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк, көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле.

 

      Укучыларны сәламәтлекнең тормышта иң кирәкле, мөһим шарт икәнлегенә төшендерү өчен  Иске Үтәмеш авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән  “Сәламәтлек –безнең дустыбыз” дип исемләнгән кичә үткәрде. Сәламәтлеккә  багышланган китаплардан “Саулык –зур байлык”дип исемләнгән  күргәзмә ясалды һәм шул күргәзмәгә күзәтү ясалды. Балалар белән үзебезнең сәламәт яшәү рәвешебезне тикшереп карадык. Сәламәтлек турында татар халкының мәкаль-әйтемнәрен искә тошердек, балалар табышмакларга җавап бирделәр, кроссворд та чиштеләр. Дөрес җавап бирүчеләр бүләк тә алдылар.

     Мәкальләрдә  әйтелгәнчә “Сәламәтлек ул- безнең байлыгыбыз”.Сәламәт  яшәү рәвеше алып бару, сау- сәламәт булу тормыш итү өчен иң кирәкле, кадерле, мөһим шарт. Без, үзебезнең сәламәтлегебезне дөрес итеп сакларга, кайгыртырга тиешбез. Моның өчен без ,дөрес тукланырга, хезмәтне сөяргә , спорт белән даими шөгыльләнергә тиешбез.