“ Татарның бөек улы ” дип аталган шигырь бәйрәме
26 нчы апрель көнне Иске Үтәмеш авыл китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган “ Татарның бөек улы ” дип аталган шигырь бәйрәме уздырылды. Китаплар күргәзмәсе ясалды, китапханә мөдире укучыларны язучының кыскача тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Балалар Тукайның шигырьләрен кычкырып укыдылар.