"Тапкырлар иртәсе"
6 нчы март көнне китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән “Тапкырлар иртәсе ” үткәрелде. Очрашуда катнашкан укучылар ике командага бүленеп, 4 турда үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Балаларга "Яңа китап – яңа дус” китап күргәзмәсенә күзәтү дә ясалды.