Квест уен " Тап китапны!"
1 июнь көнне Яңа Кади авыл китапханәсендә балалар өчен " Тап китапны!" исемле квест уены үтте.Балалар Робинзон Крузодан килгән хатны укыгач,сәяхәткә чыктылар.Юлда аларны төрле сораулар,кызыклы биремнәр,мавыктыргыч уеннар көтә иде.Һәр уңышлы нәтиҗә өчен-бер ачкыч.Уенның азагында балалар Лев Николаевич Толстойның "Балалар өчен хикәяләр китабы"н эзләп таптылар.