Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

"Ул бөек елларга баш иябез" Хәтер һәм искә алу көне

22 июнь ...  Әлеге кайгылы датаны без Хәтер көне буларак билгеләп үтәбез. Ул тормышлары канкойгыч сугыш аша узган кешеләрне искә алу һәм алар өчен горурлык көне.Җирдә иге-чиге булмаган хәтер бар. Бу көн сугыш кырларында һәлак булганнарны , фашист концлагерьларында газап чиккәннәрне , тылда ачлыктан һәм чарасызлыктан вафат булганнарны искә төшерә.Түбән Кәминкә авыл мәдәният йорты янында башланып киткән чарага балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр дә , укучылар да чакырылган иде.Фронтта һәлак булган авылдашлар истәлегенә буген чәчәкләр куйдык һәм бу сугыш уты бервакытта да кабынмасын, дөньяларыбыз тыныч булсын дигән теләктә калдык.Авылдашларыбызның рухы шат булсын.