Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

" Әй, күңелле бит Сабантуйлары"

Сабантуй - чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре , татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс -текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә ,тапкырлыкта көч сынашу...

17 июнь көнне Түбән Кәминкә авылында гөрләп Сабантуе узды! "Булганнан бар да була"- дигән әйтем безнең авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Рәвкать улына туры килүенә авыл халкы кабат инанды.Чөнки ул үз тырышлыгы белән иганәчеләр табып, бу зур бәөрәмне уздыруга күп көч куйды. Барлык уеннарда да халык бик теләп катнашты. Бүләкләрдә бик мулдан булды. Ә үзешчән артистларның чыгышлары  бәйрәмне тагын  да ямьләндерде!