Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

" Эх, күңелле балачак"

Һәр елның җәй башында иң матур ,якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны  яклау көне уздырыла.Шул уңайдан  мәдәният йортында, китапханә белән берлектә балаларга бәйрәм оештырылды.Быел җәйнең беренче көнендә табигать ,һава шартлары бик үк сөендермәсә дә , беребез дә күңелләрне төшермәдек. Балаларыбыз уйнады, көлде,күңел ачты.Бәйрәм ахырында "Умырзая" балалар бакчасы пешекчесе Рабига апаларының тәмле пылавы белән сыйландылар.Әлбәттә бәйрәм бүләксез булмый инде. 

Чыннан да , балалар үзләрен дөньядагы иң кадерле  кешеләр итеп тойды.

Күк йөзебез һәрвакыт аяз, балаларыбыз бәхетле, киләчәк тормышыбыз якты булсын иде!