Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Гомумроссия китапханәчеләр көне уңаеннан "Китапханәгә бирелгән гомер" дип исемләнгән очрашу кичәсе.

Китапханә - дәүләт хәзинәсе булып саналган чын-чынлап белем сарае,элекке буыннар тәҗрибәсен саклау урыны булып тора.Китапханәче һөнәрен гаять киң кырлы,өстәмә белем бирүче укытучы дип әйтер идем.Китапханәчеләр көне уңаеннан без  балалар белән лаеклы ялда булган китапханәчелэр белән очрашу уздырдык. Кичәгә Гафиятуллина Асия  һәм Низамова Дания ханымнар килде. Алар үзләренең нинди шартларда эшләгәннәрен, күпме укучы, китап булганын, нинди эшләр башкарганнарын сөйләделәр. Балалар бик игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Очрашу бик файдалы һәм күңелле үтте.