"Бергә уйнавы рәхәт"
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда төрле уеннар аша китапханә, китап белән кызыксынуны уяту максатыннан, Калмаш авыл китапханәсендә нәниләр өчен “Бергә уйнавы рәхәт!”, дип аталган күңел ачу чарасы уздырыла. Бу чарада балалар кызыклы уеннар белән танышалар, уен аша сөйләм- фикерләү мөмкинлеген телен үстерәләр, балаларның үзара һәм өлкәннәр белән аралашу күнекмәләре ныгытыла һәм балаларны мәктәпкә әзерләүгә юнәлдерелә. Тәрбиячеләргә мәктәпкәчә балалар өчен кызыклы уеннар тупланган китаплар тәкъдим ителә.