Калмашская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru//ru//accounts|login
  • Телефон: 8(8552)37-71-24
  • E-mail: zinfira.mannapova@bk.ru
  • Адрес: 423886, РТ, Тукаевский район, с. Калмаш , ул. Центральная, д. 32 E-mail : zinfira.mannapova@bk.ru 423886, РТ, Тукай районы, Калмаш авылы, Үзәк урамы, 32 нче йорт E-mail: zinfira.mannapova@bk.ru 423886, RT, Tukai region, village of Kalmacs, street Central, d. 32 E-mail: zinfira.mannapova@bk.ru

“Халкым, сиңа багышладым иҗатымны”

Татарстанның халык  язучысы  Роберт  Мөхлис улы Батуллинның тууына  85 ел тулу уңаеннан Калмаш авыл китапханәсендә  “Халкым, сиңа багышладым иҗатымны” дип аталган, китап күргәзмәсе оештырылды.   Рабит Батулланың күргәзмәдә урын алган китаплары, вакытлы матбугатта чыккан язмалары  төрле катлам китап укучыларга тәкъдим ителде.    Батулла — күпкырлы талант иясе, җәмәгать эшлеклесе, татар халкы язмышы өчен борчылучы, милләтен кайгыртучы фидакарь әдип. Язучы буларак Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Китап укучыларга ул үзенең   "Ак бүре”, "Алыпбатыр маҗаралары” "Куян баласы Наян” әкиятләре белән дә, "Кичер мине, әнкәй!”,  "Ак күгәрченнәр”, "Ана каргышы” исемле пьесалары, "Сөембикә” тарихи романы, ”Юл буенда зәңгәр чәчәк” романы, Г.Тукайның эчке кичерешләрен үзенчә тасвирлап язган "Кылдан нечкә, кылычтан үткен” романы, атаклы биюче Рудольф Нуриев тормышына багышланган "Бию җене кагылган егет” кыйссасы  һәм башка бик күп әсәрләре белән таныш.