"Шигырь юлларында кышкы күренеш"
Калмаш авыл балалар бакчасында китапханәче "Шигырь юлларында кышкы күренеш", дип аталган чара үткәрде. Китапханәче балалар белән ел фасыллары турында сөйләште һәм кыш темасына тукталып: яңа ел бәйрәменең төп кунаклары Кыш бабай, Кар кызы турында әңгәмәләр корды. "Салават" күпере журналыннан кыш темасына шигырьләр укыдык, балалар белән кроссвордлар чиштек.