Калмашская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru//ru//accounts|login
  • Телефон: 8(8552)37-71-24
  • E-mail: zinfira.mannapova@bk.ru
  • Адрес: 423886, РТ, Тукаевский район, с. Калмаш , ул. Центральная, д. 32 E-mail : zinfira.mannapova@bk.ru 423886, РТ, Тукай районы, Калмаш авылы, Үзәк урамы, 32 нче йорт E-mail: zinfira.mannapova@bk.ru 423886, RT, Tukai region, village of Kalmacs, street Central, d. 32 E-mail: zinfira.mannapova@bk.ru

"Халкымның күңел бизәкләре"

Калмаш авыл җирлеге отчет җыелышы көнне, авыл клуб фаесында " Халкымның күңел бизәкләре", дип аталган күргәзмә оештырылды.  Әлеге күргәзмәдә авылда яшәп гомер итүче гүзәл, эшлекле ханымнарның кул эшләре урын алды. Катнашучыларның иҗат җимешләреннән оештырылган күргәзмәдә нәрсә генә юк : чигелгән картиналар, диван-урындыкларга япмалар, вазадагы чәчәкләр - җәй көне өй түрләрендә үсеп утырган чәчәкләрне хәтерләтә иде, кофта, свитер һәм итәкләрдә, косынка, тапочка, оекбаш һәм бияләйләрдә бер бизәк тә кабатланмаган, һәр кеше үз фантазиясеннән чыгып искиткеч бәйләм өлгеләре иҗат иткән. Барысы да үзенчә игътибарга һәм мактауга лаек. Фантазияне эшкә җигеп, бөтен булган осталыкны кулланып, зәвык белән башкарылганнар. Җыелышка килгән җитәкчеләр дә, авыл халкы да, Һәрберсен озаклап сокланып карап торды.