"Кышкы уеннар"
Бу көнне Калмаш авылы "Фатиха" тавында Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы һәм Куян кызы белән "Кышкы уеннар" дип аталган чара узды. Кышкы каникуллар чорында уза торган бу чараны балалар зарыгып көтә.Һава шартлары суык булуга карамастан, килгән балалар белән тау янында кызыклы уеннар уйналды, җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде. Балаларга , килгән кунакларга Кыш бабай үзенең күчтәнәчләрен таратты. Шунда ук балалар шау-гөр килеп тау шудылар. Уйнап арыганнан соң, балалар саф һавада пешкән тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.