"Йортларда китап нуры"
Өлкәннәргә китапханә хезмәте күрсәтү максатыннан Калмаш авыл китапханәсендә "Йортларга - китап нуры" дип исемләнгән акция игълан ителде. Әлеге акция кысаларында китапханәче З.Маннапова сугыш чоры балаларының, тыл ветераннарының өйләренә йөреп, өлкәннәрне китап белән тәэмин итә. Чираттагы баруда Люция апа Меншинаның өендә булып яңа китап, журналлар белән таныштырды.