Староабдуловская сельская библиотека - филиал № 30

Хәтер көне мәңге хәтердә

22 июнь - тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе.

1941 елның 22 июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш - Бөек Ватан сугышы башланган көн.Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да , сугыш башланган көн илебезгә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә. Батырларыбызны искә алып, бер минут тынлык оештырдык, алар истәлегенә чәчәкләр куйдык.