Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Әкиятләр иленә сәяхәт

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Әкиятләр – халык иҗатының бик борынгы төре. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы. Аларны олылар да, балалар да ярата. Күңелле һәм гыйбрәтле әкиятләр баланың тормыш юлдашлары булып тора. Яңа Бүләк авыл китапханәсендә балалар өчен халык әкиятләренә нигезләнеп «Әкиятләр иленә сәяхәт» дип аталган квест – уен узачак. Квест вакытында катнашучылар төрле биремнәрне үтәп, әкияти тукталышлар буйлап узачаклар: викторина сорауларына җавап бирәчәкләр, табышмакларның җавапларын табарлар, иллюстрацияләргә карап әкиятләрнең исемнәрен белерләр. Уен ахырында балалар бирелгән сүзләрдән җөмлә төзерләр һәм, әлбәттә, татлы бүләкләр алачаклар.