Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Гаиләм – гомер бишегем

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

15 май көнне Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә - ул җәмгыятьнең төп элементы буларак, кешелек кыйммәтләрен, мәдәниятен һәм буыннарның тарихи дәвамлылыгын саклаучы. Яңа Бүләк авыл китапханәсендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, озак еллар бергә яшәгән гаиләләр белән очрашу кичәсе узачак. Чарага гомер буе бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык саклаган, балалар тәрбияләп, аларны киләчәк юлга озаткан гаиләләр чакырыла. Китапханәче бәйрәм тарихы турында сөйләр. Ә бәйрәм кунаклары үзләренең гаилә тормышы серләре белән таныштырырлар, төрле конкурсларда катнашырлар. Шулай ук гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык турында җырлар, шигырьләр яңгырар.