Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Аны 21нче мартта - көн белән төннең тигезләшкән вакытында билгеләп үтәләр. Бу көнне Яңа Бүләк авыл китапханәсе барлык теләүчеләрне «Нәүрүз мөбәрәк булсын!» дип аталган бәйрәм чарасына чакыра. Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килүе, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре, бу бәйрәмгә генә әзерләнә торган милли ризыклар турында сөйләячәк. Бәйрәм вакытында бәйрәм хуҗасы Нәүрүзбикәне каршы алырбыз, Кыш Бабайны озатырбыз. Бәйрәмебез күңелле уеннар, конкурслар, җырлар, шигырьләр белән үрелеп барыр.