Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Кышкы әкиятләр иленә сәяхәт.

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Яңа Бүләк авыл китапханәсе балаларның кышкы каникулларын кызыклы һәм файдалы итүне дәвам итә. Китапханә балаларны һәм яшүсмерләрне әдәби викторинада катнашырга чакыра  Чара барышында кыш, Яңа ел, кышкы табигать күренешләре турында табышмакларның җавапларын табачаклар, кышкы әкиятләр буенча төзелгән викторина сорауларына  җавап бирә алачаклар, әкият геройларын танып белерләр, кыш турында күңелле шигырьләрне, җырларны искә төшерәчәкләр. Чара ахырында китапханәче балаларны кыш турында булган китаплар белән таныштырачак. Ахырда барлык катнашучыларны татлы призлар көтә. Барлык теләүчеләрне дә безнең чарага көтеп калабыз.