Яна елга китап белән
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан китапханәдә укучыларыбыз өчен кышкы бәйрәм тематикасына китап күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китап һәм журналлардан елның иң матур вакытларыннан берсе – кыш, Яңа ел бәйрәмнәре турында күп кенә мәгълүмат табарга мөмкин. Күргәзмәдән балалар Кыш бабай турында кызыклы шигырьләр, маҗаралы хикәяләр, әкият һәм табышмаклар, ә өлкәннәр, Яңа ел табынына әзерләү өчен рецептлар, бәйрәмне каршылау турында кызыклы киңәшләр, бай эчтәлекле сәнгать әсәрләре таба алачаклар. Китапханәгә рәхим итегез, яңа елны китап белән каршы алыгыз!