Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Туган як җырчысы

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Клара Гариф кызы Булатова-шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Төхвәтуллин премиясе лауреаты. Клара ханымның шигырьләре туган якка, газиз туфрагына тирән мәхббәт белән сугарылган. Данлыклы Әлмәт ягының  гүзәл табигатенә, иксез-чиксез хәзинә байлыкларына, тырыш, хезмәт сөючән, батыр, фидакарь халкына мәдхия кебек аның әсәрләре. Клара Булатова 1936 елның 18 мартында ТАССРның Сарман районы Татар Карамалы авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Тууына 85ел тулу уңаеннан шагыйрәнең иҗатына багышлап «Туган як җырчысы» дигән китаплар күргәзмәсе оештырыла һәм аның әсәрләренә күзәтү уздырыла