Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

"Балкыш"-ветераннарның иҗат фестивале.

Районыбызда җыр-моң сөюче ветераннар арасында оештырылган “Балкыш" һәвәскәр башкаручылар фестивале старт алды. Быелгы фестиваль Бөек Җиңүнең 73 еллыгына, комсомолның 100 еллыгына багышлап уздырыла. Авыллар буйлап “атлаган” сайлап алу туры безнең Боерган авылына да килеп җитте.