Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

"Җан җылымны өргән гөлләрем"әдәби тематик кичә

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан уздырылган, "Җан җылымны өргән гөлләрем " дип аталган бәйрәмебезгә авылыбызның кул эше осталарын кунак итеп чакырдык.

Алдан ук мәдәният йортында осталарыбызның "Күңел көзгем- кул эшләрем" исемле  күргзмәсе тәкъдим ителде.   Авылдашларыбыз : Фәния Салихова, Гөлфия Аглиева, Мәхтүмә Салахова, Тәнзилә Вәлиева, Халисә Мулланурова, Сания Каюмова, Әнисә Салахова, Әнисә Арысланова,Алсу Нуркаева, Гөлсинә Галиева,Татяна Ким,Мөслимә Сабирова, Рәсимә Шамилова, Фәимә Маннанова,Гөлүсә Миннәхмәтова, Гөлсәрия Шайхразыева,Гөлшат Галиева,Гөлчәчәк Шамилова, Айрат Шайхулов, Асия Миргасимова ларның  күз явын алырлык эшләнмәләре бөтен авыл халкын таң калдырды.  Кул эшләре янына  "Халкыбызның күңел җәүһәрләре- китапларда"исемле китап күргәзмәсе ясап куйдык. Күргәзмәгә куелган китаплардан  татар халкының киемнәре, бизәнү әйберләре, күн һәм ефәкләрнең тарихын да,агач һәм башка материалдан ясалган кул эшләнмәләре, чигү-тегү үрнәкләре белән танышырга була.

 Бәйрәмебезгә нур өстәп Калмия авылында яшәүче, Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы , мөгаллимә Хәния ханым Гәрәева белән районыбыз шагыйрәсе,Рәшит Гәрәй бүләге иясе,укытучы Зөләйха ханым Закировалар да катнаштылар.Аларның искиткеч кул эшләрен, мәгънәле шигырь, җырларын халык бик яратты.

Мәктәптә эшләп килүче "Оста куллар" түгәрәге кызлары өчен бүгенге  бәйрәм чын ачыш  булды , кул эше осталарына мастер-класс та  күрсәттеләр. Укытучылары  Гөлчәчәк Шамиловага балаларның  әти-әниләре бик  рәхмәтле.

Сүзләрдән бизәк чигүче авылдашларыбыз: Бибинур Хаматова, Фәйрүзә Габидуллина, Гөлфия Әһлиева,Фатыйма Абдуллиналарның чыгышлары уйландырды, күңелгә шатлык өстәде., Колыш авылыннан килгән кунакларыбыз Тәзкирә Авзалова, Гөлфинә Зайдиевалар,Боерган кызлары Алия һәм Айсылу Шайхразыева, Гөлфия Махмутова, Заһирә Әхкыяметдиноваларның җырларын тыңлап кинәндек.

Авыл җирлеге башлыгы Зарифьян Камилянов,район советы депутаты, эшмәкәр, бәйрәмебезнең төп иганәчесе- Айрат Арслановларның җылы сүзләре, изге теләкләре бәйрәмебезгә тагын да  ямь өстәде. Айрат Мөҗәһит улының иң өлкән яштәге осталарыбызга -Мәхтүмә Салахова(80 яшь),Фәния Салихова(85 яшь), Гөлфия Әһлиева(80 яшь)ларга  иң матур теләкләр белән күчтәнәч тапшыруын  бик яраттык.

 Халык мәдәнияте ул-милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы .Безнең авылыбызда зур күргәзмә залларын бизәрлек картиналар, чигешләр бар.Саф чишмә суыдай саркып чыккан күңел җәүһәрләребезне яшь буынга тапшыру, аларны өйрәтү- безнең бурыч.Бердәнбер үрнәктә булган авторлык эшләре бик югары бәяләнгән  чорда безнең апа-абыйларыбызның кул эшләре югалмас.

Флүзә Сәлимова, Боерган авылы китапханәчесе, ветераннар оешмасы рәисе.