"Телне каләм саклый" Тукай марафоны
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәрчумып алыр,
Белмәгәнкарапкалыр
(Нәкый Исәнбәт)
18 январь көнне Боерган авылы китапханәсендә ,Халыкара Ана теле көне уңаеннан уздырылган , "Телне каләм саклый" дип аталган шигъри марафонга старт бирелде.Бәйрәмебездә җирле шагыйрьләребез Зөләйха Закирова,Гөлфия Әһлиевалар, "Яран гөл" фольклор коллективы, мәктәп укучылары, гомумән шигырь,җыр -моң сөюче дусларыбыз катнашты.