Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Герой Ана

Халисәбез  бик уңган,

Башмаклар бәйләп куйган,

Чигүләре бик чибәр,

Кем соң сокланып туйган?(Ф.Габидуллина)

  Авылдашыбыз, "Ана Даны" медале иясе, хезмәт ветераны, озак еллар буе колхозда савымчы  булып хезмәт куйган , тырыш, изге күңелле  Халисә апа Мулланурованың шушы көннәрдә күркәм юбилее булып узды.  Сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез сезгә, Халисә апа!

Тулырак монда:

Авылдашыбыз, "Ана Даны" медале иясе, хезмәт ветераны, озак еллар буе колхозда савымчы  булып хезмәт куйган , тырыш, изге күңелле  Халисә апа Мулланурованың шушы көннәрдә күркәм юбилее булып узды. Муллануровлар гаиләсе бу көнне балалар, оныклар, кунакларның шат авзларыннан гөр  килеп торды.Олуг бәйрәмгә алар туганнары, балалары янына авылдашларын, бергә эшләгән хезмәттәшләрен дә чакырганнар. Мәҗлесне матур итеп, җиренә җиткереп Нурсинә абыстай алып барды.Йорт- нигезгә көръән укып багышлагач, Халисә апаны бәйрәме белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Халисә апа- кул эшләре остасы да әле . Элегрәк ул җепләр белән чигү чиккән булса, хәзер бисер белән  эшли. Кол Шәриф мәчете күренеше, шамаил,пар күгәрченнәр, чәчәкләр гөлләмәсе чигелгән картналардан  аның җан җылысы бөркелеп тора.Шул арада бер кочак аллы- гөлле башмакларын да тезеп куйды,янында гына Көръән китаплары, догалыклар тора... Намаз тәртипләрен дә, догаларны да белә , собханалла!  Бердәнбер үрнәктә булган авторлык эшләре бик югары бәяләнгән  чорда безнең Халисә апаның кул эшләре югалмас.Бу сүзләрем коры сүз генә түгел, исегездә булса, 2014 нче елда "Яран гөл" фольклор ансамблен , чыгыш ясау өчен, Татарстан Яңа Гасыр телевидениесе чакырды. Без анда "Орчык өмәсе" күренешен тәкъдим иттек. Чыгыш ясаган залны Халисә  апаның чиккән пәрдәләре,сөлгеләре, картиналары белән бизәдек.Аның кул эшләре янында Фәния апа Салихова, Гөлфия апа Әһлиеваларның эшләре дә урын алды.Әле хәзер дә без һәрвакыт Халисә апага мөрәҗәгать итәбез, аның картиналары һәр бәйрәмнең бизәге булып тора.Уңган да инде авылыбыз хатын- кызлары!

57 ел бергә гомер кичергән гомер юлдашы Мирзанур абыйны йортта олылыклап яшиләр. "Әтием","бабаем" дип өзелеп торган балалары, оныклар- аларның олы куанычлары.

 Мирзанур абый төзегән йортлар, каралты- куралар да бихисап. Әмма иң кадерлесе  мөгаен , уңган, тырыш, гаилә җанлыклы уллары- Газинур гаиләсе өчен җиткерелгән йорттыр. Газинурның гаиләсе дә бик күркәм, әле генә ике оныклары дөньяга аваз салды, собханалла алар да әби- бабай булдылар!     

 Инсафлы балаларының ихтирамын тоеп яшәүче Халисә апа- чын мәгънәсендә иренең  тугрылыклы гомер юлдашы, бәхетле Ана, миһербанлы каенана һәм кадерле дәү әни дә. 
Хөрмәтле Халисә  апа, Мирзанур абый  абый! 
57 елга якын  бергә гомер кичерәсез,  хәләл көчегез белән җыйган муллыкта яшисез. Бөртекләп җыйган бәхетегезнең кадерен белеп,азга да сөенә, куана беләсез. Балаларыгыз белән уртак тел табып яшәвегез, сабырлыгыгыз күпләрдә соклану уята. Бер- берегезгә терәк ,таяныч булып озак еллар иңгә- иң куеп яшисез. Кешеләргә ачык чырай күрсәтү,ярдәм итү,изге теләктә тору,булганына шөкер итү- сездәге иң асыл сыйфатлар. Сезнең гомер кичергән йортыгыз-йөзек кашы кебек балкып тора, нигезегез сандугач оясыдай җылы, нурлы. Тәрбияләп үстергән кызларыгыз һәм улларыгыз -йөз аклыгы, сезнең горурлык,  күңел сердәше,алтын бөртегедәй  онык- оныкчыкларыгыз- балдан татлы кадерле җимешләр.. 
Милләтебезнең энҗеле ак калфагы сыман затлы  Халисә  ханым ! 
Алтын куллы, эшсөяр , Мирзанур абый ! 
Сез -хезмәттәшләрегез, балаларыгыз, нәсел-нәсәбегез арасында абруй казанган шәхесләр.Без сезнең белән горурланабыз.Киң күңелегез мәңге картаюны белмәсен, рухи күтәренкелек киләчәктә дә юлдаш, пар канатлы тормыш юлыгыз яшь буынга үрнәк өлге , сәламәтлегегез нык булсын!

Флүзә Сәлимова, Боерган авылы китапханәчесе, ветераннар оешмасы рәисе.