Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Фаил Шамилов- китапханәбез кунагы

Фаил абый Шамилов-китапханәбез кунагы.

Авыл китапханәсендә ,Боерган төп белем бирү мәктәбе каршында оештырылган "Акчарлак"  лагерында  ял итүче балалар белән

" Юллар имин булсын! "

дип исемләнгән  әдәби- тематик кичә уздырылды.Кичә уздырыласы залда " Юлларда сак булыгыз!"дигән китап күргәзмәсе төзелде,күзәтү дә ясалды.

 Бигрәк тә авыл җирендә – юл билгеләре, светофорлар булмаган урыннарда – балаларны шәһәр тормышына әзерләү зур игътибар сорый. Шул нияттән чыгып без,уен тәртибендә, юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне тикшердек, урамда йөргәндә игътибарлы булу турында әңгәмә кордык.

Машина йөртүче  һөнәренә кызыксыну тәрбияләү максатыннан, балалар белән очрашуга Фаил абый Шамиловны кунак итеп чакырдык. Иң беренче итеп ул  балаларга тырышып укырга, әти- әниләрне, өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәклеге хакында сөйләде.

Фаил абыйның тормыш юлы  турында да балалар  бик кызыксынып тыңладылар.

Фаил Шамил улы- сугыш ятиме. 7 нче классны тәмамлагач, әнисенә бераз ярдәм булыр дип, 4 ел колхозда ат җигеп , төрле эшләр башкара. 1958- 1961 нче елларда Совет Армиясендә хезмәт итеп кайта. Колхозга шоферлар бик кирәк чак булганга, аны Чаллыга механизаторлар, шоферлар  әзерли торган училищега укырга җибәрәләр.Училищены тәмамлап кайткач, 1962 нче елда  колхозга кайткан,  бик иске ГАЗ-51 машинасында эшли башлый.Машинаның кабинасы фанерадан, җылыткычы да юк.Бөгелмәгә мал илтергә барганда, тәрәзәләр бозланып катып, тәрәзәне тырнаклары белән кырып чистарып, бармакларына чаклы өшегән аның. -"Машина ватылса, авылның  шоферы Шайхуләхмәтов Әсгать абыйга йөгерәм, ачкычларга кытлык. Машинага кирәкле ачкычларны да ул алып кайтып бирде,- дип искә алып сөйләде Фаил абый. Әсгать абыйның кушаматы  "Харьков" булган, чөнки ул анда шофер булып хезмәт иткән.Машина йөртергә, ватылса- ремонтларга өйрәткән остазы , сугыш ветераны, авылның беренче шоферы- Әсгать абыйга ул бик рәхмәтле. 1973 нче елда Казахстаннан үзе барып алып кайткан "Самосвал" машинасында 20 ел хезмәт куя Фаил абый.Авылның алдынгы шоферы Гайнетдин абыйны ферма мөдире итеп куйгач, ул "Бензовоз" машинасында 12 ел тырышып эшли. Бөтен гомере  руль артында, юлда уза аның.Лаеклы ялга чыккач Фаил абый Шамилов үзлегеннән гарәпчә укырга өйрәнеп, авылда 10 елдан артык мулла вазифасын башкарды.Әле ул менә дигән чаңгы шуу остасы да.

Очрашуда балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, җылы очрашу өчен Фаил абыйларына рәхмәтләрен әйттеләр.