Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Тату гаилә- ил күрке

ТАТУ ГАИЛӘ – ИЛ КҮРКЕ

  Боерган авылында гомер итүче Хөршидә һәм Өлфәт   Галиевлар алтын туйларын- 50 ел бергә гомер итүләрен гөрләтеп бәйрәм иттеләр. Гаилә башлыгы- Өлфәт абый төп Боерган авылы егете. Сугыш ветераны Сәлим абый белән укытучы  Вәсилә апалар гаиләсендә тәрбияләнгән  4 малайның - берсе.Мәктәптә укуларны тәмамлагач, Чаллы шәһәрендә тракторчылар әзерли торган училищены  тәмамлап, колхозда тракторда эшли башлый. Тиздән аны Армия сафларына алалар.1969-71 нче елларда Сахалинда   танкист булып хезмәт итә. Солдат хезмәтен тәмамлап  кайткач тракторга утыра, комбайнда, ындыр табагында механик булып тырыш хезмәтен куя. Уңган, җитез - өлгер егетнең эшен җитәкчеләр бик яраталар. Гаиләнең хуҗабикәсе- Хөршидә ханым гаиләләрендә үскән 5 кызның берсе.  8 нче классны тәмамлагач, Минзәләгә тракторчылар әзерләүче училищега укырга керә, аны уңышлы гына тәмамлап колхозга эшкә кайта.Т-40 тракторында эшли, чәчүдә дә катнаша. Көннәрдән беркөнне тракторчылар бригадиры Хаҗа абый аңа өр- яңа тракторга утырырга тәкдим итә.Әтисе Хан абый, әнисе Сәйдә апа белән киңәшкәч, әнисе өздереп "Кызлар эше түгел бу, тракторга утырмыйсың!"- дип әйтә.Шул көннән башлап, Хөршидә апа фермада сыер саварга алына, таналар өйрәтә, һәрчак алдынгылар сафында бара. Тырыш, акыллы ханымны учетчик итеп куялар. Яшьлек елларында саф күңелле тырыш тракторчы кыз белән янар йөрәкле, уңган танкист егетнең  колхоз кырларында, басуларда кабынган  дуслык хисе,  олы мәхәббәткә әверелгән көннән бирле 50 ел гомер узган узган .Гаиләдә ике алма кебек кызлары үсеп, олы тормышка аяк бастылар,әбекәй - бабакайларын сөендереп 5 онылары үсеп килә.  Бу тырыш, тыйнак, сабыр гаилә һәркемгә таныш һәм үрнәк-өлге булып тора. 15 май — халыкара гаилә көне уңаеннан, бу күркәм гаиләне авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Гаяз кызы җитәкчелегендә җирлек хезмәткәрләре котлап, җылы теләкләрен юлладылар.Район башлыгы котлавы,  ЗАГС бүлегеннән җибәрелгән бүләкләр бәйрәмгә тагын да ямь, затлылык өстәде.  Моннан 50 ел элек бергә -гомергә дип,  матур гаилә төзегән Өлфәт Сәлим улы һәм Миңнехөршидә  ханым Галиевлар , бүген дә яшьлек мәхәббәте белән яшәп, гаилә учагын сүрелдерми, балалары һәм онык-оныкчыкларының уңышларына куанып яшиләр.